Апаста өлкәннәр өчен Сабан туе узды.

24 мая 2019 г., пятница

Апаста район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш чоры балалары өчен махсус Сабан туе уздыру матур традициягә керде. Ул быел тугызынчы тапкыр узды.

Бәйрәм район үзәгенең иң матур, истәлекле һәм тарихи урыннарында сәяхәт белән башланып китте. Биредәге кичерешләрне, очрашу тәэсирләрен сүзләр белән генә аңлатып булмый. Орден-медальләр таккан бабайлар, чордашлар табыша, бер сынык икмәкне бүлешеп җан асраган апалар хатирәләрен яңарта, ятимнәр гыйбрәтле язмышларын искә ала. Инде ничәмә ел рәттән очрашкан өлкәннәр бер-берсен сагынышып күрешеп, хәл-әхвәлләрен белешәләр. 
Быел Сабан туена Әфганстан һәм Чечня җирендә хәрби бурычларын үтәгән ир-егетләр һәм интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган һәм хәрби хезмәттән кайткач вафат булган егетләрнең якыннары да чакырулы иде. 
Өлкәннәрне быел да зурлап, хөрмәтләп махсус автобуслар белән алып килделәр. Район үзәгендә җылы сәламләп, икмәк, чәкчәк белән, гармун моңнары астында каршы алдылар. Апасның “Яшь гвардиячеләре“ һәм “Яшь армия“ төркеме һәр килүчене бәйрәм белән котлап, түшләренә георгий тасмалары тактылар. Өлкәннәр Ана һәйкәле, сугыш чоры ятимнәре һәм тракторчы хатын-кызлар хөрмәтенә куелган һәйкәлләр янында тукталдылар, Батырлар Меморал комплексында булдылар, биредә мәңгелеккә исемнәре уеп язылган батырлар исемлегеннән якыннарын эзләделәр, аларны искә алдылар, хәтер яңарттылар, рухларына дога кылдылар. 
Аннан өлкәннәр автобуслар белән Сабан туе мәйданына юл алды. Биредә бар хөрмәт тә алар өчен иде. 

Мәктәпләр, балалар бакчалары коллективлары көче белән чәйләр әзерләнде, табаларда “гәрәчи“лар пеште. Кыр кухнясында ботка, зур казанда пылау әзерләнде. Кырда, саф табигать кочагында алар бар да бик тәмле иде. Өлкәннәр кайнар “гәрәчи“лардан авыз иткәндә кабат балачак елларын урады. 
–Шушы “гәрәчи“ны ашар өчен Яльчикка кадәр бара идек. Анда инде бары тик берне генә алып ашап була. Аның тәме бер дә онытылмый. Хәзер тормышыбыз әйбәт, ни теләсәң шуны күңелең булганчы ашап була. Дөньяларыбыз мәңге тыныч һәм өстәлләребез мул булсын, – диде Багыштан Равия апа Насыйбуллина.

Сабан туе театральләшкән күренеш белән башланып китте. Сугыш чоры елларын, авыр тормышны, югалту, ятимлек ачысын чагылдырган бу чара күңелнең иң нечкә кылларына кагылды. “Хәтер китабы“ дип аталган иде ул. Чөнки биредәге һәр күренеш чынбарлыкка барып тоташып, китапның сәхифәләре буларак ачыла барды. Райондагы һәр җирлекнең тарихы чагылыш тапты.

– Сугыш тәмамланганга 74 ел вакыт узса да, үзәк өзгеч вакыйгалар онытылмый, алар буыннан-буынга күчә. Җиңүнең нинди авырлыклар белән килүен сугыш чоры балалары яхшы аңлый. Әлеге күренешләрне дә алар күз яшьләре аша карады. Мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән чыгышлар йөрәктән-йөрәккә барып җитте, – диде район мәдәният йорты режиссеры Земфира Мөхәммәтшина. 

Мәйданда гармун моңнары тынмады. Һәр тарафтан сугыш чоры кайтавазын чагылдырган моңнар, хәрби-патриотик көйләр яңгырады. Районыбыз үзешчәннәре белән беррәттән танылган якташларыбыз Фердинанд Сәлахов, Илсур Сафин һәм Лидия Әхмәтова да җыр-моңнарын бүләк итте. 
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин барлык райондашларны Бөек Җиңү көне белән тәбрик итте. 

–Хөрмәтле өлкәннәребез! Бүген көне дә сезнең өчен елмаеп тора. Тормышыбыз гел шундый матур, ә күгебез гел аяз булсын иде. Озын гомер, саулык-сәламәтлек сезгә, тынычлыкта яшәргә насыйп булсын, – диде ул. 
Район башлыгы тәбрикләвенә кайткан кунаклар да кушылды. “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын юллады. Аннан тирә-күрше район башлыклары сүз алды. Шулай ук якташыбыз, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмис Сафин да Сабан туеның шаһиты булды. 

– Районда 1416 сугыш чоры баласы гомер итә. Хөрмәтле өлкәннәр, мин сезгә чын күңелемнән рәхмәт әйтәсем килә. Чөнки сез үзегезнең балачагыгызның, сабый чагыгызның, егет-кыз булган вакытыгызның рәхәтен күрмәгәнсез. Сез ул әйбердән мәхрүм калгансыз. Әмма бүгенге көндә тыныч тормышта яшәп, сез безгә үрнәк булып торасыз. Безнең Ульяновск өлкәсеннән дә бүген бер төркем сугыш чоры балалары килде. Бәйрәмгә чакырганыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә. Алдагы елларда да аралашып яшәргә насыйп булсын иде, – диде Рәмис Сафин.

Татарстан Республикасының Ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков сугыш чоры балалары өчен оештырылган Сабан туенда беренче тапкыр катнашты

– Бик матур бәйрәм оештыргансыз. Гомумән, бу бәйрәм сездә генә! Барлык мәйданны, биналарны карап әйләнеп чыктым. Мул табыннарны күргәч, күзләрем яшьләнде. Бу бит олы ихтирам билгесе. Сугыш чоры балалары мондый хөрмәтләүгә лаек. Рәшид Нәҗибович сезгә һәм сезнең ярдәмчеләргә зур рәхмәт әйтер идем. Әгәр хәлемнән килсә, сугыш чоры Аналарына мин һәр авылда, һәр районда, һәр шәһәрдә һәйкәл салдырыр идем. Сугыш чоры балалары җилкәсендә ил торгызылды. Сезгә Президентыбыз һәм Республика ветераннар Советы исеменнән зур рәхмәт, – диде ул һәм берничә җирлекнең ветераннар Советы рәисләренә нәтиҗәле хезмәтләре өчен Республика ветераннар Советының “Почет билге“ләрен тапшырды. Әлеге бүләкләргә Зур Күккүздән Радик Сабиров һәм Әлмәндәрдән Миләүшә Сафиуллина лаек булды. 

Мәйдан түренә районның Мактаулы кешесе исеменә лаек булучыларга, 50-55-60-65 еллык парлы гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үткән парларга хөрмәт күрсәтелде. Аларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр бирелде. Шулай ук Әфган, Чечня җирләрендә кайнар нокталарда хезмәт иткән батыр йөрәкле, курку белмәс ир-егетләр медальләр, Рәхмәт хатлары алды. Вафат булганнарның якыннарына район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр бирелде. 
– Матур яшәдек. Бүген дә иңне-иңгә куеп яшибез. Рәхмәт бүгенге хөрмәт өчен, – диделәр Югары Ындырчыдан 60 еллык матур, үрнәк гомер кичергән Шәүкәт һәм Әлфия Гәрәевлар.

Бәйрәмгә килүчеләр арасында Кызыл Таудан Мөсфирә Гафарова да бар иде. 
–Әти сугышка киткәндә миңа 2,5 яшь булган. Аның алдынгы колхозчы булуын якыннарым сөйләгәннән беләм. Сугыш кырыннан бары тик 3 хаты килеп калган. Соңгысында: “Авыр сугышка керәбез“, – дип язганы мәгълүм. Шуннан әти хәбәрсез югалды. Безгә әти дип әйтергә язмады. Әни без – 3 баланы бик авырлык белән үстерде. Бүгенге көн бик дулкынландыра. Сагыну да, әрнү дә йөрәктә яши, – диде ул. 

Иске Йомралыдан Фәния апа Галиуллинаның да әтисезлек үзәгенә үткән. 
– Мин әтине хәтерләмим. Ул сугышка киткәндә бик кечкенә булганмын әле. Ул мине күтәреп ала да: “Бу баланы башка күрә алмам инде. Матур, тәртипле кыз булып үс яме, кызым, – дип сугышка чыгып китә. Әти кайтмады. Әни безне исән-сау үстерде. Ачлыкны да, юклыкны да, ялангачлыкны да күрдек. Озак еллар фермада эшләдем. 5 балага гомер бирдем. Аллага шөкер, барысы да бик тәртиплеләр, – ди Фәния апа. 

Чирмешәннән Дания апа Хисамова үзләрен хөрмәтләп Сабантуйга чакыручы җитәкчелеккә олы рәхмәтен ирештерде. 

– Сугыш сүзе бар гаиләгә кагылды. Авырлыклар алдында сынмадык. Хәзер хөрмәттә яшибез. Бүген дә бик зурладылар, рәхмәт. Килгәч тәмле чәйләр эчтек. Концерт карагач, мул сыйлы табыннар артында урын алдык, – диде ул. 
Олы Бакырчыдан яшь буынга дини тәрбия бирүгә өлеш кертүче Шәүкәт абый Гайнетдинов та сугыш чоры баласы. Ул да балачагын тетрәнеп искә ала. 
–Әти сугышка киткәнне хәтерләмибез. Шулай да “әти!“ диеп әйтәсе килгән чаклар еш булды. Ятимлек ачысы бер дә онытылмый. Шуңа да безнең күңел нечкә булгандыр инде. Рәхмәт шундый зур хөрмәт өчен, – диде ул. 
Мәйданда булачак батырлар көч сынашты. Келәмдә яшь батырлар билгеле булды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм Сертификатлар тапшырылды. 
Ел дәвамында көч җыйган аргамаклар узышы да җанлы барды. Аны өлкәннәр бигрәк тә яратып тамаша кылды. Җиңүчеләр акчалата бүләкләр алды. 
Өлкәннәр күңелле тамашалардан соң, мул сыйлы өстәлләр артында урын алды. Алар яшьлек хатирәләрен бүлешә-бүлешә сыйланды. Аннан барысы да канәгать һәм рәхмәтле булып, автобусларга утырып өйләренә юл алды.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International