Актаныш муниципаль районы ветераннары (пенсионерларының) җирле җәмәгатьоешмасында  өлкәннәр ункөнлеген үткәрү турында мәгълүмат 2017ел.

Актаныш муниципаль районы ветераннары (пенсионерларының) җирле җәмәгатьоешмасында  өлкәннәр ункөнлеген үткәрү турында мәгълүмат 2017ел.

 

Менә тагын үз гомерләрендә бик күпне күргән, ачысын да, төчесен дә җитәрлек татыган чал чәчле әби-бабаларыбызның көне килеп җитте. 27 ел рәттән 1 нче октябрь Халыкара өлкәннәр көне итеп билгеләнеп үтә. Бу матур традиция быел ай  буе  дәвам итә.

Өлкәннәр көненә багышланган ункөнлек  2 нче октябрьдә Актаныш , Пучы,  Татар Суыксуы авылларында    ярминкә белән башланып китте. Бу ярминкәләрдә  өлкәннәребезнең  ихтыяҗлары тулысынча канәгатьләндерелде. Ашлык, башка авыл хуҗалыгы продукцияләре өлкәннәргә арзан бәядән тәкъдим ителде.

2 нче октябрьдә “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә муниципаль район башлыгы Ф.М.Камаевның  район,  җирле башлангыч  ветераннар оешмалары рәисләре белән, президиум әгъзалары, ветераннар активы һәм җитәкчеләр очрашуы белән дәвам итте.

3 нче октябрьдә  өлкәннәр арасында “Иң оста компьютерчы”исеменә  Актанышның 2 нче урта мәктәбендә бәйге үтте.  Бәйгедә 17 өлкән яшьтәгеләр катнашты. Катнашучылар үзләренең белемнәрен төрле өлкәдә кулланып күрсәттеләр: текст язу,таблица төзеп формула куллану, интернетта мәгълүмат эзләү.        

4 нче октябрьдәөлкәннәрнең автомобиль йөртү осталыгы  сыналды. Анда 55 яшьлек  һәм өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-атлар катнашты. Беренче өлештә өлкәннәрнең теория буенча белемнәре тикшерелде, икенче - гамәли өлештә автомобиль  йөртү осталыгына бәйге узды. Бәйгене оештыручылар – ДОССАФ оешмасы, район ветераннар Советы. Бәйгегә килгән ветераннар Актаныш, Әлем, Пучы, Сәфәр, Киров җирлекләреннән актив катнаштылар.

5 нче октябрьдә“Актаныш” универсаль спорт комплексында  өлкәннәр арасында шахмат турниры үтте.Барлыгы 30 дан  артык өлкән кеше катнашты. Алдагы елларда шахмат турнирын спартакиадага кадәр үткәреп, команда зачетына кертелде.

Шул ук көнне, өлкәннәр өчен район мәдәният йортында район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты куелды.

6 нчы октябрь“Игелек үзәге” бинасында өлкәннәр өчен нотариус, адвокат һәм Игелек үзәге юрисконсульты бушлай юридик хезмәт күрсәтте.

6 нчы октябрьдә районыбызда Өлкәннәр спартакиадасына  старт бирелде.  Ярышлар “Актаныш” универсаль спорт комплексында,  “Дулкын” бассейн комплексында һәм район ДОСААФ биналарында барды.

Ярыштарайонныңавылҗирлекләре, учреждение, оешма-предприятиеветераннарынныңҗыелмакомандаларыкатнашты. Спартакиада 8төрлеспорт ярышынүзэченә алды: өстәл теннисы, йөзү, отжимание, чүгәләү (приседание),  ату, дартс, җиңел атлетика,аркантарту.Ярышнәтиҗәләрешәхсиһәм команда беренчелегебуенчабилгеләнде.

Һәр авыл җирлеге үзешчән ветераннарның концерт номерларын күрсәтте.

1 урында  – Актаныш  авылҗирлегекомандасы, 2 урын – ИскеБайсар  авылҗирлегекомандасы,3 урын  - Иске Богады авылҗирлегекомандасы.

11 нче октябрьдә Пучы өлкәннәр һәм ветераннар йортында район ветераннарының “Гәрәбә” клубы концерт куйды. Авыл башлыклары үзләренең җирлегендә яшәп, картлар йортына урнашкан өлкәннәрнең хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тапшырдылар.

11-12 нче октябрьдә  Өлкән яшьтәге мөсеман хатын-кызлар һәм ир-атлар белэн  очрашулар  булып узды.  Очрашулар  җанлы, балаларга һәм өлкәннәргә дини белем бирүче өлкән яшьтәге мөслимәләр белән аралашу формасында узды.

12 октябрьдә ветераннар советытының активы Изге Болгар шәһәренә экскурсия белән барды, сәяхәт бик күңелле һәм эчтәлекле булды.Әлеге сәяхәткә  45 кешелек автобусны район хакимияте өлкәннәргә бушлай бүләк итте.

Ункөнлек барышында район музей хезмәткәрләре өлкәннәр өчен бушлай хезмәт күрсәттәләр.

Юбилей елы уңаенннан, өлкәннәрне хөрмәтләү әле дә дәвам итә.

Декада дәвамында волонтерлар - мәктәп укучылары,  социаль хезмәткәрләр “Көзге мәшәкатьләр”  акциясе барышында  ялгыз өлкәннәргә  йорт эшләрендә булыштылар.

 Декада барышында 6906 өлкәнгә ярдәм күрсәтелде:

- акчалата ярдәм 235 кешегә - 879300сум;

-натуралата ярдәм 4351 кешегә  - 1 519 600сум;

- матбугатка язылу - 7300сум

- чаралар үткәрү  - 381700сум

Барлыгы  2 787 900 сумлык ярдәм күрсәтелде.

Районда ветераннар оешмасы төзелүгә 30 ел тулу уңаеннан,  район җирле җәмәгать оешмасының   тантаналы Пленумын  2017 ел 14 ноябрьдә  үткәрү планлаштырыла.

 

 

Район ветераннар советы рәисе              Н.Г Нурлыев

Последнее обновление: 20 октября 2017 г., 08:57

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International