Алар сафы сирәгәя бара

Алар сафы сирәгәя бара

 

 

  Шанлы сугыш  елларын кичергән, аның авырлыкларын иң өсләрендә күтәргән өлкәннәр авызыннан сугыш турында сөйләгәннәрен ишетсәм, сагыш катыш курку биләп ала. Аның кайтавазы бездән соңгы буыннарга да килми калмас. Без - музей хезмәткәрләре өчен сугыш темасы дәвамлы.  2015 елдан музейда яңа программа гамәлдә – сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балаларының өйләренә йөрибез.

  “Алтын йөрәк” изгелек визиты кысаларында без Иске Зәй бистәсенең Полевой урамында яшәүче Пелагея Кузнецова янында булып кайттык. Пелагея Захаровна тумышы белән Түбән Биш авылыннан. Мәктәпнең җиденче сыйныфын тәмамлаганнан соң, кыз Чистай медицина училищесына укырга керә. Ул биредә укытучыларны үзенең яхшы укуы, феноменаль хәтере белән таң калдыра. Кызны бу өлкәдә югары уку йортына укырга барырга кыстыйлар. Чистайда укуын тәмамлап, туган авылына кайтып, авыл кулланучылар җәмгыятенә смета төзүче булып эшкә урнаша. Пелагеянең югары уку йортына укырга барырга да исәбе була, бу хыялын аның илдә көтелмәгәндә чыккан сугыш челпәрәмә китерә.

  1941 елның июль аенда Түбән Бишкә эвакуациягә эләккәннәр һәм Ярославль балалар йортыннан балалар китерелә. Аларны башта мәктәпкә, аннан инде өйләргә гаиләләргә тараталар. Алар арасында Новгород өлкәсе Старая Руссадан Четверин да була. Бик белемле, законнарны һәм исәпкә алуның бөтен нечкәлекләрен белүче егет кулланучылар җәмгыятенә  эшкә урнаша. Ул Пелагеяне исәп эше серләренә төшендерә, рус теленә өйрәтә. Пелагеягә ул “кнопка” дигән кушамат бирә.

  1942 елның язында Пелагеяне Казанга өч айлык хисапчылар курсына укырга җибәрәләр. Биредә укучы кызлар көндез укыйлар, кичләрен исә яралыларның мех шапкалары, мамык чалбарларын юалар, солдатларның  киемнәрен ямыйлар.  Курсларда Пелагея рус төркеменә укырга эләгә, биредә укыганда аңа авыр була күрәсең, ул тормышка чыксам, Зәйгә күченеп китәр идем, балаларым минем кебек тел белмичә интекмәс иде, ди.

   Курсларны тәмамлап кайткан кыз туган авылына кайтып эшен дәвам итә. Сугыштан яраланып кайткан авылдашы Петр Васильевка тормышка чыга, дүрт бала тәрбияләп үстерә. Пелагея Захаровна күп еллар авыл кулланучылар җәмгыятендә, әзерләүләр конторасында хезмәт куя. Озак еллар намуслы хезмәте өчен 1947 елда “Тырыш хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.

 

Зәйшәһәре, ветераннар советы

Последнее обновление: 4 мая 2017 г., 11:03

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International