Әле һаман бергә икән без

Әле һаман бергә икән без

Сагынышканнар... Ничә еллардан соң кайчандыр бергә эшләгән хезмәттәшләрен, танышларын, дусларын үзебезнең җирлектә зур дулкынлану белән каршы алды Әтнә өлкәннәре.

Моннан берничә атна элек Арчада ветераннар белән очрашуга баруыбыз турында газетадан укып белгәнсездер инде. Ул очрашу барышында кызыклы урыннарда булып, күршеләрнең хөрмәтенә исебез китеп кайткан идек. Кунак булып кына түгел, үзебезнең дә кабул итәсе бар. Ничекләр итеп оештырырбыз икән дигән уйлар да булмады түгел. Район ветераннар советы рәисе Мингазиз абый Зиннәтов та әнә шуларны уйлап ничә төнен йокысыз үткәргәндер. Билгеле, бер кеше генә әллә ниләр майтара алмый бу очракта. Район җитәкчелеге, авыл җирлекләре, ветераннар советы рәисләре, мәдәният хезмәткәрләре – барысы да аякка басты. Район советы аппарат җитәкчесе Гөлнара Гәләүтдинова белән берлектә махсус комиссия төзелде, эш планы билгеләнде.

Санаулы көн тиз уза. Араларны чикләр аерса да, үзебез һаман да якташлар булып калдык без. Шулай булмаса, сугыш ветераны, тугызынчы дистәне ваклаган легендар “ Искра” хуҗалыгын җитәкләгән Фәйзи ага Галиев олы башын кече итеп арчалыларныүз күзләре белән күрергә, кулларын биреп күрешергә дип шушы чиккә килеп басар иде микән. “ Чулпан” хуҗалыгын юктан бар итеп, республика хуҗалыкларына үрнәк итеп күрсәтерлек дәрәҗәгә күтәргән Наил абый Сабировны гына ал. Заманында Арчаны Арча иткән, бөтен илгә таныткан бу шәхесләрне бер күреп сөйләшү үзе генә дә бик күпкә тора.  

 Күршеләребезне Олы Мәңгәр авылы җирендә ипи – тоз белән каршы алдык. Мәдәният йортында районыбыз тормышына багышланган презентацияне караганнан соң, кунаклар күмәк хуҗалыкның терлекчелек комплексына юл алды. Биредәге эш шартлары , чисталык кунаклар өчен күңелле бер яңалык булды. Дөрестән дә, фермага икенче аяк киеме киеп кергәнне кайда күрәсең әле.

 Сәяхәт дәвам итә. Икенче тукталыш -  Каенсар урманында урнашкан “ Чулпан” лагере. Наил абый Сабиров башлангычы белән төзелгән лагерь  инде ничә еллар  районыбыз , республикабызның төрле районнарыннан килгән балалар өчен рәхәтләнеп ял итү урыны булып тора. Наил абый “Чулпан” колхозы белән идарә иткән вакытларда биредә хәтта Польшадан килгән балалар да ял иткән. Саф һавалы, матур  табигатьле бу урынны балалар әле дә үз итә.

Көн дә күреп торгангамы, карап торышка әллә ни кебек булмаса да, Әтнәбездә күршеләргә күрсәтеп мактанырдай урыннар байтак икән. Арчадан аерылып чыкканнан соң булган үзгәрешләр, яңа биналар, йортлар, төзелеш корылмалары кунаклар өчен чып-чын ачыш булды. Ә иң беренче чиратта район авылларына сузылган үзләре әйтмешли “табадай”  ялтырап торган юлларга сокландылар.Сәяхәт барышында тарихчылар Люция апа Әхмәтҗанова белән Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов, “Туган як” музее директоры Эльмира Гыйләҗева районыбыз тарихы белән таныштырды. Яңа гына ремонт эшләрен тәмамлап килгән Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы, үзәк мәчет, “Ашыт” спорт һәм мәдәният комплексы, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасы күршеләрдә бигрәк тә зур кызыксыну уятты.

Дусым авылының “Наил” мәчете, биредәге мәдәният йорты, һәр ике район өчен дә үзенеке булган күренекле язучы - журналист Радик Фәизов музее, исеме үк көйгә салынып җырланырдай гүзәл Күлле Киме, аның мәктәбендә урнашкан тагын бер данлыклы якташыбыз Сибгат ага Хәким музее, аның җитәкчесе Луиза апа Шәмсиева белән очрашу, шунда ук Саймә апа Сабирова оештырган чәчәкләр күргәзмәсе – алган тәэсирләре белән уртаклашып туя алмады арчалылар. Истәлекккә дип бүләк ителгән молодило гөле – мәңге яшь булып калыйк дигән теләкне дә хуплап каршы алдылар. 

 Бөек мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗәни туган Ябынчы авылындагы мемориал  янында ветеран укытучы Мөршидә апа Ваһапова каршы алды. Күп кенә кызыклы мәгълүмат белән таныштык, Мәрҗәни музееның экскурсоводы Зилә дә өстәмәләрен кертте. Кунаклар музейның үзендә дә булдылар, шулай ук мәктәп территориясе белән таныштылар.

Очрашуның иң  истә калырдай мизгелләренең берсе – “Ленин” хуҗалыгына сәяхәт булгандыр. Ындыр табагында хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин үзе каршы алгач, күршеләр беравык аптырап та калдылар бугай. Ерак юлдан килгән кунакларны данлыклы хуҗалык җитәкчесе шәхсән үзе  якты йөз белән кочак җәеп каршы алуы шулай тәэсир итте ахыры. Кунакларны кыскача хуҗалык уңышлары белән таныштыргач, авылның   “Акый” чишмәсенә, аннан соң Бәрәскә авылы мәдәният йортына юл алдык. Биредә район ветераннарының кул эшләреннән төзелгән күргәзмәсе дә оештырылган иде. Кунаклар бигрәк тә Күңгәр авылыннан Мәхмүт абый Хәкимҗановның Тукай әсәрләренә ияреп иҗат ителгән агач сыннарын кызыксынып карадылар. Шунда ук шахмат яратучылар арасында үзара тизвакытлы бәйге дә башланып китте. Әтнә үзешчәннәре кунакларга бик матур концерт бүләк итте.

Әкрен генә саубуллашу мизгелләре якынлашты. Сөенеч катыш  гаҗәпләнү, соклану белдереп , хушлашып,  кунаклар юлга кузгалды. Очрашу истәлеге итеп бергә төшкән фото куелган календарь , китаплар, истәлек бүләкләре алып киттеләр. Ә иң мөһиме – очрашудан алынган тәэсирләр булгандыр. Очрашуны оештырган һәркемгә - “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы һәм авыл җирлеге җитәкчелегенә, “Дусым”лыларга, “Шахтер”, “Ленин” җитәкчелегенә, Киме , Комыргуҗа мәктәпләренә, Хәлимә Закирова, Саймә Сабирова, Ләлә Нуровнага, шахматчыларыбызга, тарихчыларыбызга, авыл ветераннар советы җитәкчеләренә, һәм инде Мингазиз абый Зиннәтовка зур рәхмәтле иде алар. Очрашуның матур мизгелләре әле бик күпкә хәтле күңелләрне җылытып торачак.

 

Фарида Филатова

Этнэ

 

Последнее обновление: 14 октября 2016 г., 08:12

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International