Илнең лаеклы улы

Илнең лаеклы улы

1972 елның 23 ноябреннән безне шактый вакыт аерса да, ул Зәй районы яңадан оешкан көн булып тарихка керде. Партиянең беренче оештыру  конференциясе. Беренче оештыру пленумында район партия комитетының беренче секретаре итеп бертавыштан  Җәүдәт Абдулла улы Әхмәтҗанов сайланды.  Район тормышындагы шушы истәлекле көннәрдән соң кырык дүрт ел да  биш ай вакыт үтте.

Җәүдәт Әхмәтҗанов 1926 елның 23 мартында Татарстанның Әлки районы Карамалы авылында  күп балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Ул катлаулы да, кызыклы да тормыш юлы үтә. “Кызыл Байрак” колхозының гади бер колхозчысы 1943 елда  Бөек Ватан сугышына алына һәм фронт юллары аша үтеп, Берлинга кадәр барып җитә. Ул Армия хезмәтеннән 1950 елның ноябрендә генә запаска җибәрелә. Сугыштан соң КПССның Әлки район комитеты аппаратында эшли башлый. Партиянең Татарстан обкомы  юлламасы белән 1952 –1956 елларда Мәскәүдә Партия югары мәктәбендә укып, аны уңышлы тәмамлый. Белемле партия хезмәткәрен Ширәмәт районы Кызыл Чапчак МТСы зонасы буенча райком секретаре итеп эшкә җибәрәләр. 1958 – 1962 елларда ул Ширәмәт районы партия комитеты секретаре, район башкарма комитеты рәисе булып эшли.

Район структураларын үзгәртеп кору белән бәйле рәвештә, ул 1963 елда беренче урынбасар итеп билгеләнә, ә 1965 елдан Яр Чаллы колхоз-совхоз җитештерү идарәсе башлыгы итеп күчерелә. Бу вакытта инде ул шактый зур тәҗрибә туплаган шәхес була, авыл хуҗалыгы тармагының бөтен хасиятен, нечкәлекләрен, кеше белән эшләү үзенчәлекләрен белә, ә иң мөһиме,  көчле оештыру сәләтенә ия була.

 Кама автогигантын төзи башлагач, автошәһәрне авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү буенча Кама аръягында көчле авыл хуҗалыгы зонасы оештырыла. Бу программаны гамәлгә ашыруда Җәүдәт Әхмәтҗановның да тырышлыгы зур була. Аграр сектор җитәкчесе тәҗрибәсе зур булу, җитештерү иктисадын, авыл халкының тормышын яхшы белүен исәпкә алып, 1970 елда аны Чаллы район башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайлап куялар.

1972 елның ноябре дә озак көттерми, менә ул - Зәй районы партия комитетының беренче секретаре. Эшкә билгеләнүенең беренче көннәреннән ул үзенең оештыру сәләтен билгеләнгән планнарны үтәүгә юнәлтә, районны республикада алдынгылар рәтенә бастыру өчен тырыша һәм ул максатларына ирешә дә.  Партия, җәмәгать оешмалары, төзелеш, промышленность предприятиеләре җитәкчеләре белән  аңлашып, бер-берсенә ярдәмләшеп эшләве куелган максатларга ирешергә ярдәм итә.

Җәүдәт Абдулловичның тууына 85 ел тулу уңаеннан, район җитәкчелеге рөхсәте белән, 2011 елда миңа күптәнге хыялымны – ул яшәгән Төзүчеләр тыкрыгының 6нчы йортына Мемориаль такта куйдыруны тормышка ашырырга насыйп булды. 2011 елның 23 мартында Мемориаль тактаны кую тантанасында халык бик күп иде. Бу халыкның аңа булган хөрмәте турында сөйли.  Мемориаль тактаны куйдыруда Рифкат Фәрдиев финанс ярдәме күрсәтте, моның өчен аңа зур рәхмәт.

Исән булса,  Җәүдәт Абдулловичның быел 90 еллыгын билгеләп үткән булыр идек. Ул безнең күңелләрдә илнең лаеклы улы, җиңүче солдат, тынгы белмәс хезмәткәр, чын кеше буларак саклана.

 

Семен Гудошников.

Последнее обновление: 31 марта 2016 г., 09:04

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International