90 да булса да йөзендә нур уйный

24 марта 2017 г., пятница

Бүген Иске Зәй бистәсендә гомер кичерүче Фәтхелҗинан әби  Гафиятуллина  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән аның урынбасары Елена Недошивина  һәм ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин өенә барып котлады, бүләкләр тапшырды. Фәтхелҗинан әби Россия Президентының котлау хатына аеруча сөенде, аңа  халкы өчен тырыш хезмәтендә уңышлар,  илебезнең алга таба да тыныч булуын теләде.

   Юбилей тантанасына Фәтхелҗинан әбинең балалары, оныклары җыелды, һәркасы аңа җылы котлау сүзләрен җиткерде, иң кечкенә оныкчыгы Камилгә кадәр Дәү әнисенә аны яратуын шигырь юллары белән әйтте.

    Өлкән буын вәкилләренең ныклыгына хәйран каласың.Тормышның ачысын-төчесен татыган, тормыш арбасын җигелеп тарткан Фәтхелҗинан әби бүгенге  көндә үз йорты белән бер үзе яшәп ята. Билгеле , кызлары һәм  улы янәшәдә генә яшиләр. Бишсубашы авылында туып-үскән бу өлкән зат  авыр сугыш чорын, әтиләренең башта хәбәрсез югалуы  , соңрак үлеме турында хәбәр алуны, энесенең сугышта башын салуны, әнисенең алты бала белән тол калуын  иң авыр хәтирә буларак искә алды.

  -Әнкәй безне хезмәткә өйрәтеп үстерде,үзе дә тырыш булды, бездә дә шул сыйфатларны тәрбияләде. Озак яшәвемнең серен дә  һәрвакыт хәрәкәттә булып, эштән курыкмыйча аны яратып башкаруда күрәм, хәрәкәттә бәрәкать диелә,чыннан да шулай, - ди юбиляр.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International