Иртә яздан бакча эшләренә керешәбез

22 марта 2017 г., среда

Апаста яшәүче ветеран Расыйх Латыйпов – һәвәскәр бакчачы. Ул бакчасында күп төрле җиләк-җимеш агачлары, яшелчә үстерә. Шулай ук шәп умартачы буларак билгеле. Аның бакчачылар өчен киңәшләрен тәкъдим итәбез. 
Һәр бакчачының язгы эшләре нәкъ тә менә шушы вакытта киң колач ала. Бу көннәрдә иртән салкын вакытта иртәнге сәгать 4тән сәгать 7гә кадәр суны кайнау дәрәҗәсенә җиткереп, агачларга лейка белән сибәргә кирәк. Мин инде карлыганнарга, крыжовникка, жимолостька 2 төпкә 1 чиләк кайнар су исәбеннән сиптем. Бу эшләр бөреләр ачылганчы башкарылырга тиеш. Болай эшләп җимеш агачларын төрле авырулардан азат итәбез. 
Шулай ук көндез җилсез көнне һәр җимеш агачына бакыр купоросы сиптерергә кирәк. Мин алмагачка, чиягә, грушага, сливага һәм карлыганнарга сибеп чыктым. 
Виноградларга килгәндә, өстенә каплаган һәр материалны ачарга һәм бакыр купоросы сиптерергә вакыт. Мин инде бу эшләрне дә башкардым. 
Виноградны чыбыклардан үстерүчеләргә берничә киңәш: 
Хәзер чыбыкларны кыш сакланган урыннардан алып, төрле савытларга салып, яфраклар ярырга мөмкинчелек тудырырга бик тә вакыт. 
Мин чыбыкларны подвалда ком тутырылган пластмасса ящикларда саклыйм. Ә хәзер пластмасса су савытларына утыртам. Караңгырак төстәге савытларны сайлыйм. Өстен кисәм һәм аскы өлешен берничә җирдән тишәм. Төбенә вак ташлар, 1 сантиметр калынлыкта салам һәм көздән хәзерләгән туфрак белән тиресне катнаштырып савытка салам. Уртасын бармак калынлыгында тишеп, чыбыкчаның аскы өлешен вилка белән беренче бөрегә кадәр тырныйм һәм чыбыкчаны тыгып, өске бөресенең аскы өлеше күмелмәслек итеп урнаштырам. Бу чыбыкчалар белән савытларны тәрәзә төбенә куям. Башта бер атна һәр көнне су сибәм, аннан соң өч көнгә бер мәртәбәгә калдырам. Шулай итеп, чыбыкчаларның өске бөресеннән яфрак яра, ә аскы бөресеннән тамыр җибәрә. Виноград үсентесе май ахырында июнь башында күчереп утырту өчен әзер була. 
Менә шулай итеп, бакча эшләренең беренче этабы башланды. Язлар уңышлы килсен, уңышлар бул булсын!

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International