Морзалардан Бибиҗиһан әбигә 95 яшь тулды

13 марта 2017 г., понедельник

Апас районы Морзалар авылында гомер итүче, тумышы белән Апас авылыннан булган Бибиҗиһан әби Төхвәтуллина 95 яшьлеген каршылады. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда тракторда эшләгән ул. Алты баласы, 14 онык, 14 оныкчыгы шатлыгына сөенеп гомер итә. Олуг бәйрәме уңаеннан район башлыгы урынбасары Марат Нуриев аңа Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды. Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова да күчтәнәчләре белән сөендерде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International