“Балкыш” Буага сигез районнан ветеран артистларны җыйды

13 апреля 2018 г., пятница

Кичә Буаның мәдәни үсеш үзәгендә Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның “Балкыш” V республика фестиваленең  зона этабы узды. Анда Чүпрәле, Тәтеш, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Буа районнарыннан өлкән артистлар җыелды.

Бәйрәм рухы урамнан ук башланды – һәр коллективны район ветераннар Советы әгъзалары,  социаль яклау идарәсе, мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре ипи-тоз, җыр белән каршы алдылар. Милли киемнәрдә, концерт костюмнарында тамашачы залында урын алган  ветераннарны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова һәм республиканың ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Хәбир Иштирәков сәламләделәр. Лилия Назыйм кызы фестивальнең елдан-ел популярлашуын, быел аның район этабында 283 кеше катнашуын ассызыклады. Хәбир Иштирәков әйтүенчә, 2016 елда үткәрелгән дүртенче фестивальдә республика буенча 12 меңнән күбрәк ветеран чыгыш ясаган. Быел да бу сан 10 меңнән ким булмаска тиеш. Ә бу көнне сәхнәгә алар арасыннан район турларында сайлап алынган “иң-иңнәр” - барлыгы 453 артист күтәрелде. Җырчы-биючеләр, шигырь сөйләүчеләр, музыкантлар үз иҗат осталыкларын күрсәттеләр. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Ә бәяне Рамил Курамшин, Шамил Әхмәтҗанов, Лима Кустабаева  һәм башка танылган шәхесләрдән торган мәртәбәле жюри бирде. Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак. Фестивальнең алда торган республика турын узган ветеран артистларны май һәм октябрь айларында гала-концертлар көтә. Быелгы фестиваль Бөек Ватан сугышында җиңүнең  73 еллыгына һәм ВЛКСМ оешуга 100 ел тулуга багышлана. 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International